Пәйгамбәрләр Тарихы


Аллаһның Сөекле Рәсүле Мөхәммәд (Салләллаһу Галәйһи Вә Сәлләм)

Йөз егерме дүрт меңнән артык пәйгамбәр һәм алар белән бәйле хисапсыз вакыйгалар һәм илаһи күренешләр агымы, гүя бәрәкәтле язгы болытлар кебек, мөмкин кадәр тутырылган хәлгә җиткәч, кешелекнең күңел туфрагына мәҗбүри рәвештә сибелеп бушанды. Һәм бәрәкәтле һидәят очкыны кебек нәбиләр чылбыры галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән хәзрәти Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең дөньяга килүе хакында, әйтерсең, олуг бәхет һәм озын кыштан соң көтеп алынган яз хәбәрчесе булды…
Аның күзгә күренеп торган ачык тәрбиясе һәм яшерен йогынтысы күңелләр өчен шундый тәэсирле эликсир булды ки, элегрәк ярым вәхши хәлдә, кешелеклелек дигән нәрсәне күбесе хәтта белмичә дә яшәгән җаһиллек чоры җәмгыятен инсаният тарихы әле һаман да кызыгып, көнләшеп карый торган «сәхабә» атамасындагы күз алдына да китереп булмый торган мәртәбәгә ирештерде. Шул җәмгыять әгъзаларын дөнья тарихында «фазыйләттә иң югары кешеләр» дәрәҗәсенә күтәрде.
Димәк, гаделлек, мәрхәмәт, мәхәббәт һәм иман тулы кешелек мәсьәләсендә яңача җаһилият чорына тиңләшердәй шушы ахырзаманда бердәнбер котылу юлы да мәңгелек кояшының Мөхәммәд нурында барлыкка килгән бөек серләрдән үзебезгә насыйбын ала белү…